«Слесарь-инструментальщик» номинациясе буенча конкурсның төбәк этабы 3-4 июньдә Казан вертолет заводы базасында узды. Анда А.М.Горький исемендәгеЗеленодольск заводыннан, Казан вертолет заводыннан, Казанкомпрессормаштан, Казан авиация заводыннан, Казан төгәл машиналар төзү заводыннан һәм Элекон заводыннан 6 конкурсант катнашты.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, «Слесарь-инструментальщик» номинациясе буенча конкурс республикада беренче тапкыр үткәрелә.
– Һөнәри осталык конкурсы эшчеләрнең һәм белгечләрнең практик һәм теоретик белемнәрен бәяләргә, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксыну дәрәҗәсен үстерергә, остазлык институтын үстерергә, шулай ук үз һөнәри компетенцияләреңне күрсәтергә мөмкинлек бирә, – диде Родион Карпов.
– Призерларны, катнашучыларны котлыйм һәм югары һөнәри нәтиҗәләргә ирешүдә уңышлар телим.
Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр:
Беренче урынны алган җиңүче Смоленск өлкәсендә 25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр узачак федераль этапта катнашачак.
Шулай ук 5 июньдә «ИРЭН» тегү остаханәсе базасында «Тегүче» номинациясе буенча төбәк этабы узачак, анда 5 җиңел сәнәгать оешмасы вәкилләре катнашачак.
Төбәк этаплары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, партнер-предприятиеләр һәм «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКО белән берлектә оештырылды.