«Алабуга» МИЗда «Соллерс» автомобиленең яңа моделе җитештерелә башлады

2025 елның 30 мае, җомга

Sollers SF5 яңа буын җиңел коммерция автомобильләрен җитештерүгә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан старт бирелде. Тантанада ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башка җитәкчеләр  катнашты.

Sollers SF5, «Евро-5» стандарты двигателен дә кертеп, Россиядә җитештерелгән компонентлар урнаштырыла. Ел ахырына яңа модельнең локальләшү дәрәҗәсе 70% тәшкил итәр дип планлаштырыла.

Денис Мантуров ассызыклаганча, «Соллерс» башлангыч этапта махсус инвестиция контрактына салынган йөкләмәләрне үтәүгә җаваплы карый һәм яңа номенклатураны үзләштерүне дәвам итә.

– Ышанам ки, «Соллерс» компаниясе алга таба да башка мәйданчыкларда, «Алабуга»да да ышанычлы рәвештә номенклатураны, модельләр рәтен киңәйтеп, локальләшү дәрәҗәсен арттырыр, шулай ук автокомпонентлар тармагының башка предприятиеләренә дә эш бирер. Соңгы елларда автокомпонентлар тармагы агрегатлар һәм комплектлаучы әйберләр җитештерүне үстерүдә яңа сулыш алды. Һәм «Соллерс» компаниясе бу секторда Россия компанияләренең күпсанлы йөкләнешен һәм заказларын тәэмин итеп, моңа актив ярдәм итә», – диде беренче вице-премьер.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 20 ел дәвамында «Соллерс» Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Компания базар өлешен үстерүне, локальләштерү белән шөгыльләнүне һәм яңа продуктларны эшләтеп җибәрүне дәвам итә.

Шулай ук Денис Мантуров видеоэлемтә аша  Ингушетиядән күп балалы гаиләгә  16 урынга  исәпләнгән Sollers Atlant автобусын тапшыру турында хәбәр итте. Моңа кадәр 11 бала тәрбияләүче гаилә Россия Президентына гаилә сәфәрләре өчен уңайлы транспорт оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Владимир Путин ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырган, һәм бүген бу рәсми булмаган йөкләмә үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International