2,4 метр диаметрлы спираль торбаларны югары боҗра катылыгы коэффициенты белән серияле җитештерүне «РГК» КТ башлап җибәрде. Бүген бу әлеге диаметрдагы торбаларны шундый югары ныклык күрсәткече белән җитештерә алган бердәнбер компания.
Уникаль продукцияне чыгару 2023 елда «Казаноргсинтез»дан РГК сатып алган торба заводы мәйданнарында җайга салынган. Компания совет производствосын тулысынча модернизацияләп, яңа җиһазлар сатып алды, продукциянең яңа линейкаларын эшләтеп җибәрде. Инвестицияләр күләме 1 млрд.сумнан артык.
Җайланма эчке катламлы: җылылыкка чыдам, химик-агрессив тирәлекләргә чыдам, туздыруга чыдам торбалар җитештерергә мөмкинлек бирә.
Ныклык күрсәткечләре югары булган мондый инновацион продукция торбаүткәргечләргә басым югары булган урыннарда аэродромнарда, канализация коллекторларында, автомобиль юлларында яңгыр суларын үткәргәндә кулланыла.
Исегезгә төшерәбез, Казанның «РГК» КТ полимер торбалар, фитинглар, тышкы газ, су һәм су үткәрү челтәрләре өчен коелар, җылылык һәм электр челтәрләре, пульпопроводлар җитештерүче ТОП-3 Россия эре компаниясе исемлегенә керә. Компания икенче ел рәттән 45 мең тонна чамасы полимер эшкәртү күләме буенча Татарстанда беренче һәм илдә икенче урында тора.
Заводның максималь куәте ТРның өч җитештерү мәйданчыгында 70 мең тонна әзер продукция тәшкил итә: Комлы Ковал, Богородское пос., «Казаноргсинтез» территориясендә.