30 майда А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында («Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе») 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тизйөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы булды.
Заводның генераль директоры Александр Филиппов билгеләп үткәнчә, яңа «Метеорлар» Россия Гражданнар флотының яңадан торгызылуын билгели.
Судно инде булган аналогларына карата өстенлекләргә ия. Мәсәлән, аны диңгездә йөрүчәнлекнең 20-30% ка артуы, дулкында хәрәкәт иткәндә артык йөкләнеш һәм тизләнешнең 40-50% ка кимүе һ.б. аерып тора.
Рейслар барышында пассажирлар һәм экипаж өчен шартларны яхшыртуга аерым игътибар бирелгән. 120 пассажирга исәпләнгән иркен салон уңайлы креслолар, WI-FI ярдәмендә мультимедия контентына керү, багаж бүлеге, кул йөге өчен ябык киштәләр белән җиһазландырылган. Суднода шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен дә барлык шартлар да тәэмин ителгән.
Чара барышында җитәкчелекне һәм Россия флоты өчен кораблар һәм суднолар төзүгә һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү булды.