Россия Федерациясенең Никарагуа Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Петр Панкратов белән онлайн-очрашу 5 июньдә, 17:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) узачак.
Республика предприятиеләренә илләр арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында сөйләячәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Компанияләрне чарада катнашырга чакырабыз!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан теркәлү мәсьәләләре буенча элемтәгә керүче өчен: Рената Айрат кызы Исхакова: +7 (843) 567-36-84, Renata.I@tatar.ru
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.