Казанда Химик көне: казанышлар күргәзмәсе, иң яхшы бүләкләр һәм Сергей Трофимов концерты

2025 елның 31 мае, шимбә

Казан – дөньякүләм әһәмияткә ия химия фәненең бишеге, анда озак еллар дәвамында илебез сәнәгатенең киләчәге формалаша. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Химик көнендә белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать министры Олег Коробченко һәм башка җитәкчеләр белән бергә ул химия сәнәгате казанышлары күргәзмәсен карады.

Экспозициядә Казаноргсинтез, Нәфис Косметикс, Аммоний, ТатхимПласт, КНИТУ-КХТИ һәм башка продукцияләр тәкъдим ителгән иде.

 «Казан синтетик каучук заводы» резин-техник һәм тукыма-пленкалы эшләнмәләрне күрсәтте. Мәсәлән, тиокол-майлар, нефть ягулыклары, кислоталар, селтеләр, озон, кояш яктысы, радиация тәэсиренә чыдам, тиокол герметигы, каучук, шулай ук югары сыйфатлы резиннар, герметиклар һәм башка материаллар җитештерү өчен силикон, сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен үзеннән-үзе ябыша торган тасма һәм резин тукыма.

«КВАРТ» янгын сүндерү өчен сыгылмалы торба үткәргеч системасын, кер юу машинасы өчен детальләрне, мәсәлән, ишек өчен тыгызлагычны һ.б. күрсәтте.

«Татхимфармпрепараты» дару препаратлары һәм җөйле хирургия материалларын тәкъдим итте.

«СИНГЕР» ПКФ суперабсорбент тәкъдим итте.

Пластмасса плитәләр, полосалар, торбалар һәм профильләр җитештерүче «Техникс» үз продукциясен күрсәтте.

«ТЕХСТРОЙ»     полимер торба үрнәкләрен тәкъдим итте, шул исәптән яңалык – тамчылап сугару өчен билгеләнгән торба күрсәтте.

Аммоний яңа продукт – сыек углекислота турында сөйләде. Бүген ул азык-төлек сәнәгатендә эчемлекләрне карбонизацияләү, продуктларны туңдыру өчен, шулай ук химия сәнәгатендә эретеп ябыштыру газы буларак киң кулланыла. Чыгарыла торган углекислота югары дәрәҗә чисталыкка ия.

Аммонийның тагын бер презентацияләнгән продукты – AUS 32 «АdBlue» – дизель автомобильләрендә урнаштырыла торган азот оксидларын селектив каталитик нейтральләштерү чарасы. Бу Евро 4 һәм Евро 5 экологик нормативларына ирешергә мөмкинлек бирә. Проект – экологиягә саллы өлеш кертү һәм Татарстанда яшел икътисад булдыруга мөһим адым. 

Быел химикларны хөрмәтләү, Казанны да кертеп, өч мәйданчыкта узды. Тантана элегрәк Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләрендә узган иде инде.

Химик көненә котлауны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Михаил Юрин юллады.

– Без күп еллар дәвамында фидакарь хезмәтләре химия фәненең үсешен һәм илнең сәнәгать потенциалы үсешен тәэмин иткән кешеләрне хөрмәтлибез. Татарстан химиклары ярдәме белән республикада яңа проектлар актив гамәлгә ашырыла. Соңгы елда гына да химия тармагындагы куәтләр булдыруга һәм модернизацияләүгә 140 млрд.сум чамасы акча тотылды, – дип билгеләп үтте бәйрәм сәхнәсеннән Алексей Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, Казанда Александр Михайлович Бутлеров, Николай Николаевич Зинин, Карл Клаус, Владимир Васильевич Марковников, Александр Ерминингельдович Арбузов кебек галимнәр һәм Россия химия фәнен химия һәм нефть химиясе өлкәсендә перспективалы эшләнмәләре белән таныткан башка галимнәр тарафыннан мөһим ачышлар ясалган.

– Бүген республиканың химия сәнәгате ил икътисадында лаеклы урын алып тора. Бездә бөтен Россия полиэтиленының чиреге, синтетик каучукларның 40% тан артыгы, йөк автомобиль шиннарының яртысыннан артыгы һәм Россия поликарбонатының 100% өлеше җитештерелә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча гына да химия сәнәгате өлеше эшкәртү производствосы күләменең биштән бер өлешен алып тора, – дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

«СИБУР» Татарстанда стратегик инвестицион программаны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Нефть химиясендә амбициоз проектларны «ТАНЕКО» гамәлгә ашыра. KAMATYRES шин комплексы предприятиеләре 2024 елда 500 миллионынчы шинны чыгарган. «Аммоний»  «Аммоний 2.0» проектын гамәлгә ашыра һәм үзенең продуктлар линейкасын киңәйтә. «Химград» технополисы актив үсеш кичерә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук ветераннарның республика киләчәгенә бәһасез өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

 – Без химикларның яшь буыны үзләренең белемнәрен һәм талантларын бик яхшы күрсәтүен күрәбез. Алар дәрәҗәле халыкара олимпиадаларда Татарстан һәм Россия данын лаеклы яклыйлар, югары бүләкләр яулыйлар, – дип өстәде ул.

Алексей Песошин предприятие хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәсәлән, биш татарстанлыга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды, алты кеше ТР Атказанган химигы исеменә лаек булды.

Химикларны Татарстан коллективлары, солистлар һәм Россия эстрадасы йолдызы Сергей Трофимов котлады. Ул сәхнәгә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконы котлау өчен чакырды.

– Республикада, илдә иң төп һөнәрләрнең берсе – химиклар, нефтьчеләр – өстәмә бәя тудыручы, бюджетыбызны тулыландыручы кешеләр, предприятиеләр. Без кайсы хастаханәгә йөриячәкбез – начаргамы, яхшысынамы, балаларыбызны кайсы бакчага йөртәчәкбез – бюджет тулылануга, икътисадка бәйле. Һәм бу икътисад сезнең кулда! – диде Олег Коробченко, тармак хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу истәлекле көнне дә сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга сәламәтлек телим, барысы да яхшы булсын, ә без сезгә уйлаганнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәрбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International