Татарстан делегациясе Беларуська эш визиты белән килде

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге делегация «БЕЛАГРО-2025» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнаша, чара 3 июньнән 7 июньгә кадәр Минскта Белоруссия агросәнәгать атналыгы кысаларында уза.

Күргәзмә 1990 елдан бирле үткәрелә һәм агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы җитештерүендә заманча технологияләр, авыл хуҗалыгы техникасының өр-яңа казанышларын, үсемлекчелек, терлекчелек, балыкчылык, эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатендә казанышларны иң эре күрсәтү мәйданчыгы булып тора. 14 ил – Беларуссия, Россия, Германия, Италия, Кытай, Иран, Төркия, Вьетнам, Фәләстин, Пакистан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 500 артык компания катнаша.

Олег Коробченко ачылу тантанасында катнашты һәм күргәзмәне карады.

Шулай ук форум кырларында Беларусь Премьер-министры урынбасары  Виктор Каранкевич, Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик, Беларусь сәнәгать министры Александр Еимов белән очрашулар узды. 

Моннан тыш, бүген ул Беларусь сәламәтлек саклау министры Александр Ходжаев һәм Беларусь энергетика министры Денис Мороз  белән дә очрашты.

Очрашуларда яклар Татарстан белән Беларуссия арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү, шулай ук муниципальара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International