ТР Дәүләт Советында ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды. Анда быелгы эшкә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар һәм РФ субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Кытай белән хезмәттәшлек продуктивлыгы рейтингында Россиянең топ-5 төбәге арасына керде. Аның нәтиҗәләре турында ММЧ вәкилләренә республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко сөйләде.
Бу турыда РФнең Словакия Республикасындагы Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь белән Татарстан предприятиеләренең онлайн очрашу вакытында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итте. Анда шулай ук Россиядә Словакия Сәүдә сәнәгать палатасы вәкиле Дольник Йозеф катнашты.
30 ноябрьдә «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында «Ел инженеры 2023» республика конкурсының көндезге этабы ачылды.
Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы үткән Санкт-Петербургтан кайтты. Ул 24 компетенциядә 24 алтын һәм тугыз көмеш һәм бронза медаль яулаган. Медальләр саны буенча республика икенче урынны алган. Ә җиңү өчен Россиянең 62 төбәгеннән 700ләп финалист көрәшкән. Чемпионатка шулай ук Белоруссия, Әзербайҗан, Вьетнам, Сүрия һәм башка илләрдән дә делегацияләр килгән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан җыелма командасы составына 40 компетенция буенча ярышкан 65 конкурсант һәм 45 эксперт-остаз кергән иде.
Куба Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Сергей Балдин предприятиеләр белән файдалы мәгълүматны уртаклашты. Онлайн-очрашуны традиция буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. Чара министр урынбасары Герман Лернер һәм Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашында узды.
ТР Рәисе Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Кытай эшлекле даирәләренә шундый чакыру белән чыгыш ясады. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.
29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «2022 елның иң яхшы остазлык практикасы» конкурсының төбәк этабы җиңүчеләренә һәм призерларына лаеклы бүләкләр тапшырды. Бүләкләү Министрлык бинасында узды.
Республика рәисенә электрон калдыкларны һәм пластикны эшкәртү проектын тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасында уртак предприятие булдыру идеясе белән «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында Чехиянең Praktik System компаниясе вәкиле Томаш Навратил чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.
Бу хакта 27 ноябрьдә Үзбәкстанның төбәк палаталары җитәкчеләре алдында чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко хәбәр итте. Алар катнашында семинар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды.