Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Дәүләт Советының «Халыкара кооперация һәм экспорт» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы булды. Анда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.
Антон Алиханов чимал булмаган энергетик булмаган экспортны арттыруда һәм экспорт агымнарын үзгәртүдә регионнарның аерым ролен билгеләп үтте. Ул югары технологияле продукциянең тышкы базарларга керүен җиңеләйтү өчен регулятор киртәсен киметү планнары турында сөйләде. Милли һәм цифрлы валюталарда үзара исәп-хисапны гадиләштерү, инвестицияләрне яклау турында килешүләр төзү һәм бизнеска тышкы контурда тотрыклы эшләү өчен кирәкле башка шартлар мөһим вектор булып кала бирә.
Утырышта Олег Коробченко республиканың чит ил сәнәгать инфраструктурасын булдыруда тиражлана торган тәҗрибәсе турында сөйләде.
– Татарстан – чит илдә сәнәгать мәйданчыклары булдыруда һәм үстерүдә компетенцияле регион. Безнең республикада махсус икътисадый зоналар һәм технопарклар эшли, алар үз категорияләрендә алдынгы урыннарда торалар, – диде ул. – Эре индустриаль мәйданчыклар: «Алабуга» МИЗ, «Мастер» КИП һәм «Химград» технопаркы. Әлеге проектлар Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә танылу алды, шуңа күрә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсе актив масштаблана.
Искәртәбез, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен 2022 елда Татарстан белән берлектә Ташкент өлкәсендә беренче «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы ачылды. 2023 елда – Джизак өлкәсендә «Джизак». Бүгенгә «Чирчик» технопаркы 100% ка тулган. Мәйданчыкның резидентлары төрле илләрдән, шул исәптән Татарстаннан иң эре предприятиеләр.
Шулай ук «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында тагын ике проект төзелеше тәмамлана – Бохара һәм Навои сәнәгатен үстерү комплекслары.
– Бу юнәлештә алга таба эшләү Татарстанның тышкы элемтәләрен үстереп кенә калмыйча, чит илләрдә башка регионнардан килгән Россия компанияләренең булуын киңәйтү өчен дә нигез булачак, – дип белдерде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Фото: РИА Новости