КНИТУда текстиль һәм җиңел сәнәгать һәм халык һөнәрчелеге хезмәткәрләренең берләштерелгән һөнәри бәйрәме узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, республика мәдәният министры Ирада Әюпова, тармак предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, тармак ветераннары, профильле югары уку йортлары студентлары һәм башкалар катнашты.
Тантана башланыр алдыннан кунаклар җиңел сәнәгать һәм халык һөнәрчелеге предприятиеләре продукциясе һәм казанышлары күргәзмәсен карадылар. «Ирэн» тегү производствосы», «Бросско» тегү фабрикасы», «Кукмара тегү фабрикасы», «Барс» КТ», «Барс аяк киеме компаниясе», «Кукмара киез итек-киез комбинаты», «Элис» ателье-бутигы һәм башкалар үз эшләнмәләрен күрсәттеләр.
– Без мондый берләштерелгән чараны беренче тапкыр уздырабыз, һәм ул мондый бәйрәмнәрне даими үткәрүгә яхшы башлангыч бирер дип уйлыйм, – диде Олег Коробченко, бәйрәм кунакларын сәламләп. – Татарстан сәнәгате турында сөйләгәндә, гадәттә, Татнефть, КАМАЗ, энергетика, нефть чыгаруны күздә тоталар. Моннан тыш, безне киендерүчеләр дә, җылытучылар да бар – бу җиңел сәнәгать. Ел саен республикада 15 млрд сумлык продукция җитештерелә. Бу яхшы күрсәткеч, әмма үсеш өчен потенциал бар.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Кытайдан, Төркиядән кертелгән импорт белән көндәшлек итүе авыр, әмма республика, Министрлык Татарстанда итек, оек, куртка һәм мәктәп киемнәре җитештерү өчен барлык юнәлешләргә дә ярдәм итәргә әзер.
– Пандемия килгәч, җиңел сәнәгать беренче булып җавап бирде һәм медикларга ярдәмгә килде – медицина костюмнары, битлекләр тегә башладылар. Моның өчен зур рәхмәт. Һәм бүген МХО чорында безнең тегүчеләр шулай ук ярдәм итәләр – кием тегәләр, челтәр үрәләр, – диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Безнең сәнәгать бик яхшы спорт киемнәре һәм аяк киемнәре җитештерә – Чистайда, Кукмарада, Казанда, Чаллыда. Кукмарада нинди киез итек ясыйбыз! Күптән түгел генә киез йоннан тегелгән башмакларны без яшерен татар коралы дип атый башладык – без аларны җәен дә, кышын да киеп йөрибез. Җәй көне аларда эссе түгел, кышын салкын түгел! Менә безнең Кукмара осталарының яшерен эшләнмәсе! Һәм, әлбәттә, осталарыбызга, рәссамнарыбызга иҗатлары өчен рәхмәт белдерәм! Сезнең эшегез өчен бик зур рәхмәт!
Моннан тыш, Олег Коробченко һәм Ирада Әюпова тармак хезмәткәрләрен министрлыклардан һәм Татарстан Рәисеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.