Татарстан Хөкүмәте һәм «Лемана ПРО» ритейлеры стратегик партнерлык турында меморандум төзеделәр

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Лемана ПРО» ритейлеры стратегик партнерлык турында меморандум төзеделәр. Документка Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Лемана ПРО» башкарма директоры Марина Фытова кул куйды.

Килешү җитештерүне локальләштерү һәм региональ җитештерүчеләрне ритейлер экосистемасына җәлеп итү буенча уртак эшне үстерүгә һәм масштаблаштыруга юнәлдерелгән. Хезмәттәшлек республиканың сәнәгать потенциалын ныгытуга, регионның эшкуарлыгын үстерүгә, шулай ук импортка бәйлелекне киметүгә ярдәм итәчәк.

«Без төзелеш өлкәсе өчен бик күп товарлар җитештерәбез. Һәм һәр җитештерүче өчен продукцияне Лемана ПРО кебек дәрәҗәле челтәрдә сату дәрәҗәле. Аның дүрт кибетендә һәм склад комплексында республикада 3 300дән артык хезмәткәр эшли. Алар халыкны төзелеш материаллары һәм азык-төлек булмаган товарлар белән тәэмин итә, – диде Олег Коробченко. – Лемана ПРО Татарстанда 150 компания-партнер белән хезмәттәшлек итә. Безнең өчен халыкны җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы товарлары белән тәэмин итү бик мөһим».

Партнерлык үзәгендә – «Импортны алмаштыру» проектын үстерү, аның кысаларында «Лемана ПРО» йорт һәм ремонт өчен кирәкле товарлар җитештерүне эшләтеп җибәрергә яки күчерергә әзер булган Россия җитештерүчеләрен актив эзли. Бүген челтәр ассортиментында Россия товарлары инде 74 тәшкил итә, максат – локаль сатып алулар өлешен 2026 елга 76% ка кадәр арттыру. Татарстан – алга киткән җитештерү базасы һәм төбәк хакимиятләре ярдәме аркасында мондый проектларны тиз һәм нәтиҗәле тормышка ашыра алырлык төп регионнарның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International