Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы сәүдә вәкиле Айнур Саманов белән «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстанның экспортка юнәлтелгән 40 тан артык предприятиесе катнашты.
РФнең Кыргызстандагы Сәүдә вәкиленең төп тезислары:
Россия Кыргызстанның топ-3 тышкы икътисадый партнерларына керә.
Татарстан – әйдәп баручы партнерларның берсе.
Хезмәттәшлекнең өстенлекләре арасында таможня пошлиналарының булмавын, энергетика ресурсларына бәяләрнең түбән булуын, сәүдә өлкәсендә законнарның гармонияле булуын һәм салым базасының түбән булуын билгеләп үтәргә була.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре: тау-руда сәнәгате (алтын чыгару), медицина сәнәгате, энергетика секторы, агросәнәгать комплексы һәм мәгълүмат технологияләре.
Россиянең электрон сәүдә мәйданчыклары уңышлы эшли.
Айнур Саманов шулай ук Кыргызстан базарына чыкканда логистикада кыенлыклар булуын, әмма альтернатив маршрут – Көньяк коридор (Кыргызстан – Үзбәкстан – Төрекмәнстан – Россия) эшләнүен әйтте.
Сәүдә вәкиле белән бер сәгать – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.