База полимерлары өчен катализаторларның үз производствосын булдыру СИБУРга тармакта лаборатор эшләнмәләрдән алып заманча синтетик материалларны сәнәгать җитештерүенә кадәр инновацияләрнең тулы циклын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проект кысаларында беренчеләрдән булып хром катализаторларын җитештерү куәтләре төзеләчәк. Бу типтагы катализаторлар компаниянең Россиядәге иң эре җитештерү комплексларында, шул исәптән Татарстанда – «Казаноргсинтез»да кулланыла. Хром катализаторлары, мәсәлән, флаконнар һәм ягулык баклары җитештерү өчен кулланыла торган полиэтиленның пленкалы һәм өреп җибәрү маркаларын җитештергәндә алыштыргысыз. Төзелешне тәмамлау һәм производствоны эшләтеп җибәрү 2027 елда көтелә. Хромлы катализаторлар җитештерүгә генә дә инвестицияләр 11 млрд.сумнан артык тәшкил итәчәк.
Икенче этапта металлоцен катализаторлары производствосын төзү планлаштырыла, алар аеруча нык маркалы полиэтилен чыгару өчен кулланыла, мәсәлән, 100 елга кадәр хезмәт итү срогы булган торбалар өчен. Мондый катализаторларның технологиясен МДУ галимнәре алган: нәкъ менә шушы эшләнмәне «Нижнекамскнефтехим»да металлоцен полиэтилен чыгару өчен куллану планлаштырыла.
Барлыгы 6 технологик линия эшләтеп җибәреләчәк.
Шул рәвешле СИБУР иң кирәкле синтетик материаллар – полиэтилен һәм полипропилен табу чылбырында эшләнмәләрнең һәм җитештерүнең тулы циклын тәэмин итәчәк.
«Бүген без илдә иң заманча һәм иң эре катализаторлар җитештерү заводы төзелешенә старт бирәбез. Безнең СИБУРдагы коллегаларыбыз үзебезнең продуктның конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итә торган тулы бер чылбыр төзи. Без бүген фикер алышкан бар нәрсә – тәҗрибә-сәнәгать җайланмалары да, катализаторлар фабрикасы да – илне базарда кирәкле барлык продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш башлануга багышланган тантаналы чарада. Без СИБУР җитәкчелегенә ЭП-600, гексен җитештерү, яңа этилен үткәргеч, фәнни-техник үзәк кебек стратегик проектларны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәтле.