Фәнни үзәк 2026 елда эшли башлаячак. Анда 350дән артык галим эшләячәк. Казанда 170 җитештерүче эшли инде. Компания КНИТУ һәм КФУ белән хезмәттәшлекне актив үстерә. 2024 елда КНИТУда полимерлар эшләү һәм куллану буенча уртак лаборатория ачылды. КФУ белән берлектә гетероген катализаторларны эшләү һәм тикшерү буенча лаборатория булдырылды. 2025 елда КНИТУда технологияләрне масштаблаштыру буенча магистрлык программасы эшләтеп җибәреләчәк. Бу программаны тәмамлаучылар СИБУРның фәнни үзәгендә эшли алачак.
Фәнни үзәктә алдынгы химиянең төп юнәлешләренә: полиолефинлы һәм гетероген катализга, махсус полимерлар һәм суперконструкцион пластиклар эшләүгә, шулай ук әлеге материалларны һәм компонентларны сәнәгый җитештерү технологияләренә юнәлтелгән 30 лаборатория эшләячәк. Биналарны модульле оештыру параллель проектлар өстендә бер үк вакытта эшләү өчен лабораторияләрне конфигурацияләргә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән фәнни һәм сәнәгать партнерлары белән берлектә.
Технологияләрне масштаблаштыру үзәгенең беренче катында 15 уникаль пилот җайланмасыннан торган парк урнашачак: органик синтез, гетероген катализаторлар ясау һәм носительләр әзерләү өчен җайланмалар, аергыч диварлы колоннада күп компонентлы катнашмаларны аеру технологиясен эшләп карау өчен пилот җайланма. Икенче катта тармак өчен уникаль прототиплаштыру үзәге булдырылачак, анда үз технологияләрен масштаблаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм тизләтү өчен кирәкле параметрлар билгеләнәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, СИБУР үз производстволарының бәйсезлеген тәэмин итү өчен фәнни-тикшеренү инфраструктурасын үстерә, «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты нигезендә технологик лидерлык өчен нигез булдыра, шулай ук, халык куллану товарларыннан алып медицинага, автосәнәгатькә һәм төзелешкә кадәр, заманча материаллар куллана торган тармакларны үстерү өчен инновацияләрне тизләтә.