24 июньдә Казанда «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» II Республика яшьләр активы форумы узды.
Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты. Ул яшьләрне үстерү һәм һөнәри юнәлеш бирү, карьера үсешенә ярдәм итү һәм хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне саклау өчен кирәкле компетенцияләр темасына пленар утырышта чыгыш ясады.
- Яшьләр югары мобильлеккә, тиз белем алуга һәм стандарт булмаган фикерләүгә сәләтле. Эшче яшьләрнең иҗтимагый инициативаларда актив катнашуы яшь белгечләрнең шәхси үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, ә Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең көчле драйверына да әверелә. Бүгенге көндә көчебезне берләштереп, без технологик суверенитет һәм киләчәктә республикабызның чәчәк атуына ныклы нигез салабыз, - диде Родион Карпов.
Ул билгеләп үткәнчә, быел март аенда кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ фаразы җыелган. Ул 160 сәнәгать һәм сәүдә предприятиесе мәгълүматлары нигезендә формалаштырылган, 2026-2032 елларга кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ 62,4 мең кеше тәшкил итә. 2026-2032 елларга эшчеләрне һөнәри әзерләү программалары буенча кадрларга гомуми ихтыяҗ 3175 кеше тәшкил итә, яңадан әзерләү программалары буенча – 1070 кеше. Күрсәтелгән саннарны исәпкә алып, республика яшь кадрларны җәлеп итү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалана. Бу максатта берничә чара гамәлгә ашырыла.
Мәсәлән, быелдан башлап «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының федераль этабы 20 номинация буенча үткәреләчәк, шуларның 7се – сәнәгатьнеке. Татарстан Казан радиомеханика көллияте базасында радиоэлектроника буенча федераль конкурс мәйданчыгы булачак. Ел саен «Алабуга-skills 2025» конкурсы үткәрелә.
- Һөнәри юнәлеш бирү эшенең иң яхшы үрнәкләренең берсе – «Кибердром» проект-конструкторлык чишелешләрен булдыру буенча Бөтенроссия осталык конкурсы, – дип билгеләп үтте Родион Карпов. – Ярышлар Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы химаясендә уздырыла. Конкурсның уникальлеге шунда ки, регионнар командалары төрле яшьтәге яшьләрдән тора. Быел безнең команда җиңү яулады!
Шулай ук студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте дә актив үсә. 2025 елның июнь аена җитештерү юнәлешендә 1622 кеше хезмәт сезонын эшләгән, шуларның 1337се – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә.
Әлеге форум Яшьләр көне алдыннан узды, анда эшче яшьләрнең, дәүләт хакимияте органнарының, профсоюз оешмаларының һәм Татарстанның эшлекле бергәлекләренең 200дән артык вәкиле катнашты.