7 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта XIV Петербург халыкара газ форумы уза.
Татарстан берьюлы өч мәйданчыкта тәкъдим ителгән.
F павильонындагы берләштерелгән стендта республиканың стратегик үсеш проектларын гамәлгә ашыруда, шул исәптән Аммоний, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Газпром Трансгаз Казан, Казанкомпрессормаш, «Таграс» холдингы, Техникс, Промэнерго һәм газлаштыру, энергияне сак тоту, кече чыганакларны эшкәртүнең дәүләт һәм төбәк программаларын формалаштыруда катнашучы башка 18 әйдәп баручы компаниясе үз продукцияләрен һәм технологияләрен күрсәтә.
Мәсәлән, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе газ турбиналы энергетик җайланманың макетын тәкъдим итә (электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару өчен югары нәтиҗәле агрегат).
Газпром Трансгаз Казан электрохимик саклау параметрларын контактсыз тапшыру өчен билгеләнгән датчиклы контроль-үлчәү пункты стойкасын күрсәтә.
Казанкомпрессормаш «Эре тоннажлы компрессор агрегатлары җитештерү буенча җыю-сынау комплексы» күргәзмә макетын (Россиядә 130 МВт кадәр куәтле компрессорларны штат яки стенд приводын кулланып ябык контурда модель газында сынау үткәрергә мөмкинлек бирә торган бердәнбер комплекс) күрсәтә.
Татарстанның милли стендында пассажда республиканың традицион кыйммәтләрен һәм күп гасырлык тарихын чагылдырган уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән.
Күргәзмә кунаклары рәссам-портретчыдан милли стильдә үз портретларын ала алачак.
Шулай ук традицион татар һөнәрләре – күн мозаика, элмәкле һәм тамбурлы чигеш, киез тегү, челтәр үрү һәм Эбру суында рәсем ясау буенча мастер-класслар уза.
«Кадим Альмет» этник музыка ансамбле һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бәйрәм кәефе бирәчәк.
Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен татар биюе нигезләре буенча мастер-класслар уздырыла.
«ЭКСПОФОРУМ» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза торган Петербург халыкара газ форумына керү алдыннан кунакларны «Татар утары» — Татарстанның кунакчыллык зонасы каршы ала, анда 1200 литрлы уникаль казан шурпасы, дөньядагы иң зур 300 литрлы самавыр һәм милли традицияләр исе аңкып тора.