«Татарстан – Үзбәкстанда сәнәгый катнашу флагманы»

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Россиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиле урынбасары Игорь Камынин Татарстан предприятиеләренең 40 тан артык вәкиле белән онлайн-очрашуда шулай диде. Очрашу Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә узды.

Игорь Камынинның төп тезислары:

Үзбәкстан – Россия экспорты өчен иң тиз үсә торган юнәлешләрнең берсе, беренче чиратта сәнәгать продукциясе, хезмәтләр өчен.

Хәзер Үзбәкстан Россиянең иң эре сәүдә-икътисадый партнерлары унлыгына керә, ә Татарстан – республикада сәнәгать тармагының флагманы.

Импортның төп маддәләре – җиһазлар, транспорт чаралары, сәнәгать товарлары, йорт хуҗалыгы өчен товарлар, химик матдәләр; экспорт – куймаларда алтын, хезмәт күрсәтүләр (транспорт һәм туризм), текстиль товарлар һәм яшелчә продукциясе.

Бөтендөнья сәүдә оешмасы дәрәҗәсе буенча Үзбәкстанның иң эре сәүдә-икътисадый партнерлары – Кытай, Россия, Казахстан, Төркия, Корея.

Үзбәкстанда сатып алучыларның өстенлекләре шактый тиз үзгәрә, һәм хәзер республика белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре булып сәламәт туклану өчен продукция, спорт өчен товарлар, машина төзелеше өчен җиһазлар, кинетик көч җайланмалары, төзелеш материаллары тора.

Үзбәкстан базарына чыгуның нәтиҗәле ысулларының берсе – потенциаль партнерлар белән хезмәттәшлек оештыру һәм сөйләшүләр уздыру өчен күргәзмәләрдә катнашу.

Сәүдә вәкиллеге элемтәләре:

+998 (71) 256-42-43

tashkent@minprom.gov.ru

t.me/torgpreduz

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»  – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International