Олег Коробченко: «Без предприятиеләребезнең көчле булуы, үсүе һәм икътисадый күрсәткечләрен яхшыртуы белән кызыксынабыз»

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә икътисадның реаль секторы предприятиеләрен «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашуга җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Анда Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге һәм республиканың 22 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.

«Федераль проект – предприятиеләргә югалтуларны бетерү һәм сакчыл җитештерү инструментларын кулланып процессларны оптимальләштерү юлы белән үз нәтиҗәлелеген тулысынча күтәрергә мөмкинлек бирә торган дәүләт ярдәме чарасы», – диде Олег Коробченко. – Без предприятиеләребезнең көчле булуы, үсүе һәм икътисадый күрсәткечләрен яхшыртуы белән кызыксынабыз. Һәм без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, шул исәптән федераль проект аша да».

ТР ТКҮ җитәкчесе Шамил Бәйрәмов үзенең докладында федпроектта катнашучыларга ничек булырга, эксперт ярдәмен ничек алырга кирәклеген искәртте, шулай ук аерым предприятиеләр мисалында нинди нәтиҗәләргә ирешеп булуы турында да сөйләде.

«Федпроектта еллык кереме 400 миллионнан да ким булмаган икътисадның чимал булмаган тармаклары предприятиеләре катнаша ала. Туризм тармагы өчен генә искәрмә, алар өчен бусага 180 миллион дәрәҗәсендә билгеләнгән. Устав капиталында чит ил катнашуы өлеше 50% тан артмаска тиеш», – диде Шамил Бәйрәмов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда проектка 336 предприятие кушылган инде.

Предприятиеләрне җәлеп итү тәҗрибәсе белән Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм Түбән Кама башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать идарәсе башлыгы Евгений Борисов уртаклаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы планы нигезендә Татарстанга 2025 елда кимендә 77 предприятиене җәлеп итәргә кирәк һәм муниципаль берәмлекләрнең предприятиеләргә мәгълүмат җиткерүдә ярдәме гаять мөһим.

Производительность.рф платформасында федераль проектлар белән танышырга, шулай ук заявка бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International