17 октябрьдә ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этаплары башлана.
Алар Чаллыда (17-18 октябрь), Әлмәттә (24-25 октябрь) һәм Зеленодольскта (31 октябрь-1 ноябрь) узачак. Фестивальнең тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Эшләүче яшьләр «Музыка юнәлеше», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә шәхси рәвештә дә, команда буларак та чыгыш ясый алачак.
Беренче зона этабына республиканың сигез районы һәм шәһәреннән якынча 40 предприятие һәм оешмадан заявкалар килгән.
Катнашучылар арасында – яшьләр үзәкләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, Түбән Кама Нефтехим, Аммоний, Татэнерго (Түбән Кама җылылык челтәрләре) беренчел профсоюз оешмалары, Челтәр компаниясе филиалы (Чаллы электр челтәрләре) һәм башкалар.
2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Проект авторы — ТР «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.