ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

«Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» исемен бирү турында таныклыкларны «Радиоприбор» АҖ һәм Татарстан агач эшкәртү комбинатына 8 май көнне  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада тапшырды. Анда Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

8 майда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә  РФнең Нигерия Федератив Республикасындагы сәүдә вәкиле Максим Петров белән онлайн очрашу узды. Чарада Татарстанның 30лап компаниясе катнашты.


7
май, 2024 ел
сишәмбе

7 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә КНИТУ-КАИ Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институты Координация советының беренче утырышы узды.

7 майда Зеленодольскида тантаналы рәвештә  «Виктор Великий» патруль корабы һәм  «Тайфун» кече ракета корабы суга төшерелде. Алар А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында эшләнгәннәр. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Республикада «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәгенең  «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024»  премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.


6
май, 2024 ел
дүшәмбе

8 майда 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Нигерия Федератив Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Петров Максим Игоревич белән онлайн-очрашу уздырачак.


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 апрельдә Казанда Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан икътисадның төрле тармакларында республиканың горурлыгы булган хезмәт династияләрен хөрмәтләү булды. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов «Татарстанның данлыклы хезмәт династияләре»н хөрмәтләүдә катнашучыларны котлады һәм бүләкләде.

Делегацияне Аньхой провинциясе Халык Хөкүмәте губернаторы урынбасары Сунь Юн әфәнде җитәкләде. Очрашу ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше елдан-ел арта бара, һәм хәзер ул рекордлы дәрәҗәгә җитеп, 3 млрд доллардан артып киткән.

Ул Аньхой провинциясе белән хезмәттәшлек турында Хөкүмәт килешүе имзалануын һәм республика уртак документны гамәлгә ашыру кысаларында чаралар планын имзалау белән кызыксынуын искәртте.

Олег Коробченко шулай ук Аньхой провинциясе делегациясен 13-15 ноябрьдә Казанда узачак «Ростки: Россия – Кытай» халыкара форумына, шулай ук Татарстан Республикасында планлаштырылган башка халыкара чараларга чакырды.

«Зеленодольск» сәнәгать паркы мәйданчыгында «Татлифт» ҖЧҖ лифт җиһазлары җитештерү заводын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башкалар катнашты.

Кунаклар җитештерелә торган продукция линиясе һәм лифт җиһазлары үрнәкләре белән таныштылар.

«Бүген бездә бик күңелле вакыйга, – диде Татарстан Рәисе. – Без Татарстан лифтлары җитештерүне башлап җибәрәбез. 2020 елда без бу проектны карадык, һәм бүген ул монда инде тәкъдим ителде. Продукция җитештерү буенча зур планнар бар, бу – тизлекле лифтлар да, башка модельләр дә. Барысының да килеп чыгачагына шик юк. Хәерле юл!»

 


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

23 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International