Татарстан предприятиеләренә Куба белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Куба Республикасындагы Сәүдә вәкиле Сергей Балдин белән «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» форматында онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстан компанияләренең 30тән артык вәкиле катнашты.

Куба Республикасында РФ Сәүдә вәкиленең төп тезислары:

Кубага Россия экспорты структурасы – бодай, соя мае, җир өсте транспорты чаралары.

Кубадан Россия импортының нигезе – сигара, алкоголь продукциясе, тәмәке чималы, каһвә.

Кубада азык-төлек продуктлары, терлек азыгы, химик реактивлар, төзелеш материаллары, автомобиль техникасы өчен запас частьләр, минераль ашламалар аеруча кирәк.

Ике яклы хезмәттәшлекнең төп механизмы – сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе.

Кубаның тышкы сәүдә оешмалары операцияләрне бары тик чит ил продукциясе һәм хезмәт күрсәтүчеләре реестрларында теркәлгән контрагентлар белән генә башкара ала, тышкы сәүдә операцияләрен аерым товар төркемнәрендә махсуслашкан дәүләт тарафыннан вәкаләт бирелгән экспорт һәм импорт юнәлешле компанияләр башкара.

Территориядә чит ил инвесторы үз бизнесын түбәндәге формаларда төзи ала: уртак предприятие, халыкара икътисадый ассоциация турында килешү, чит ил капиталы катнашында 100% булган компания.

24-29 ноябрьдә 41 нче Халыкара Гавана күргәзмә-ярминкәсе «FIHAV-2025» узачак, анда Россия делегациясенең киң колачлы катнашуы планлаштырыла, гадәттәгечә Россия милли павильоны ачылачак.

Кубада РФ Сәүдә вәкиллегенең элемтәләре:

+53 (7) 206-03-50

habana@minprom.gov.ru

t.me/ruscubatrade

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»  – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

#нацпроект #международнаякооперацияиэкспорт #международноесотрудничество

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International