Марат Миңнебаев: «13 ел инде фестиваль хезмәт кешесенең талантларын ача һәм 12 меңнән артык хезмәткәрне берләштерә!»

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Чаллыда эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона туры узды.

- Инде 13 ел фестиваль «хезмәт кешесе»нең талантларын ача һәм 12 меңнән артык хезмәткәрне берләштерә. Мондый фестиваль беркайда да юк! – диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, катнашучыларны сәламләп. – Бары тик команда белән эшләү генә җитештерү һәм иҗади бурычларны хәл итүгә ярдәм итә. Нәкъ менә уртак эшчәнлектә корпоратив рух, коллектив һәм үз республикабыз өчен горурлык формалаша.

Бу сезонда фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

Беренче зона этабында 9 сәнәгать предприятиесе – КАМАЗ, Түбән Кама Нефтехим, Аммоний, Ремдизель, Хайер Индастри Рус, KAMA TYRES, Данафлекс Алабуга, Челтәр компаниясе филиаллары – Чаллы электр челтәрләре һәм Татэнерго – Түбән Кама җылылык челтәрләре  вәкилләре катнашты.

Алар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә көч сынаштылар. Фестиваль кысаларында шулай ук Татарстан һәм Россия мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән мастер-класслар һәм иҗади очрашулар да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International