Татарстанда тантаналы рәвештә өч судно корпусына нигез салынды, алар су асты канатларында һәм водород ягулыгында эшләячәк

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

28 февраль көнне А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында Татарстан өчен «Метеор–2020» су асты канатларында ике тиз йөрешле пассажир судносы корпусларына һәм водород ягулыгында эшләүче Россиядә беренче инновацион-экскурсия судносына нигез салу тантанасы булды.

124 пассажирга исәпләнгән «Метеор» иркен салоны WI-FI ярдәмендә мультимедиа контентыннан файдалану өчен уңайлы креслолар белән җиһазландырылган. Хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелгән.

Водород ягулыгында эшләячәк корабны Крылов дәүләт фәнни үзәге эшләгән. Исегезгә төшерәбез,  завод һәм фәнни үзәк арасында  Россиядә мондый беренче судноны төзү турындагы килешүгә XI Петербург халыкара газ форумы кысаларында  2022 елның 15 сентябрендә кул куелган иде.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Суднолар төзү сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Борис Кабаков, Зеленодольск районы, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы, «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе җитәкчелеге, проектант вәкилләре, башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

«Метеорлар» Советлар Союзы Геройлары – очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое, беренче «Метеор» судносы капитаны Михаил Девятаев һәм татар шагыйре, хәрби корреспондент Муса Җәлил хөрмәтенә алар исеме белән аталачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International