«Наше время - Безнең заман» фестивалендә катнашучылар өчен республика слеты оештырыла

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

17-19 февральдә ТР Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстанның иҗади эшләүче яшьләренең V слеты узачак. Ул Татарстанның эшче яшьләре иҗатының ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга әзерләнү өчен өйрәтүче семинар-тренинг рәвешендә узачак. 

 Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, слет инде бишенче тапкыр уздырыла. «Без фестиваль үткәрүдә ярдәм итүче һәм яшьләребезнең иҗади һәм башка язмышына битараф булмаган  Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановка рәхмәт белдерәбез», – дип ассызыклады ул. 

Слет барышында катнашучылар хореография, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм сәхнә чыгышы буенча укулар узачак. Командаларда номерларны әзерләүгә һәм эшкәртүгә, ТР һәм РФ сәнгать осталары белән театр сәхнәләрен куюга аерым игътибар бирелә. 

Бишенче слетта Татарстан предприятиеләренең һәм учреждениеләренең 120ләп хезмәткәре катнашачак. «Нигездә, яңа катнашучылар килә, бу семинар-тренинглар алар өчен уйлап чыгарылган. Әлбәттә, 10 ел эчендә Гран-при яулаган «картлар» да бар. Алар төрле номинацияләрдә уңышка ничек ирешергә дигән тәҗрибә бирә ала. Фестиваль баскычларыннан күтәрелә алмаучылар да бар: алар әле мастер-класслар, яңа белемнәр алырга телиләр. Фестивальдә ялгыз гына катнашып, хәзерге вакытта команда булып чыгыш ясарга теләүчеләр дә килә, ә моның өчен команда белемен өйрәнергә кирәк»,– дип аңлатты проект җитәкчесе.

Слет программасында – бизнес-тренер Динә Арзамасцевадан «Фикердәшләр командасын ничек төзергә һәм берләштерергә» тренингы,  2013-2022 елгы фестивальнең Гран-при ияләре белән иҗади очрашулар. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдиновадан «Номерны әзерләүнең практик нигезе» мастер-классы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Владимир Шниткодан «Вокаль концерт номерын әзерләү» мастер-классы планлаштырылган. Шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясеннән «Актерлык осталыгы. Номер оештыру» иҗади лабораториясе дә планлаштырылган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе, куючы режиссер (Мәскәү), фестивальнең жюри әгъзасы Дмитрий Платонов  «Дан минуты» конкурсына әзерлек кысаларында «Номерның структурасы һәм идеяләрнең креативлыгы» мастер-классын да әзерләгән. Ә «Сәхнә практикалары» мастер-классын мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, ТР һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов тәкъдим итәчәк. 

Айдар Гайнетдинов сүзләренчә, төрле мастер-класслардан тыш, слетның икенче көне ахырында мәдәни программа кысаларында фестивальнең Гран-при ияләре һәм яңа килгән кешеләр катнашында иҗади «капустник» узачак. Ә соңгы көнне фестивальгә әзерлек кысаларында уку курсы узу турында сертификатлар тапшыру белән слетны тантаналы ябу чарасы узачак. 

Слетны ачу 17 февральдә 14.00 сәгатьтә «Идел» яшьләр үзәге конференц-залында узачак. Тантанада оештыру комитеты һәм фестивальнең жюри вәкилләре, шулай ук ТР Профсоюзлар федерациясе, республика Сәнәгать министрлыгы, Татарстан Яшьләр министрлыгы, Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, башка министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар инициативасы белән  гамәлгә куелды һәм 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International