Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы эш визиты белән БГӘдә

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан вице-премьеры – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты.

БГӘ – республиканың төп сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән БГӘ арасында товар әйләнеше 28,6 млн. доллар тәшкил иткән, бу шул ук чор күрсәткечләреннән 5 тапкырга диярлек артык. Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Коробченко Tawazun эмират холдингы павильонында булдылар (холдинг Алабугада автомобильләр җитештерү буенча АУРУС проектының 36% өлешенә ия). Компания оборона производстволарының бер урынында урнашкан сәнәгать паркын тәкъдир итте. Проектның асылы – мондый төрдәге предприятиеләрне ачу өчен инфраструктура булдыру һәм барлык кирәкле шартларны тудыру.

Төркия Республикасы павильонында ТР Рәисенә һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгына төрле авиаэшләнмәләр тәкъдим ителде. Очрашуда Төркия ягы Казан вертолет заводы белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде.

Шунысын да өстәп үтик, Татарстан предприятиеләре әлеге күргәзмәдә 1995 елдан бирле катнаша. Быел Россия павильонында 30 нчы юбилей күргәзмәсендә «Рособронэкспорт» АҖ, «Алмаз-Антей» концерны» АҖ, «Югары дәрәҗәдә төгәллекле комплекслар» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Технодинамика» АҖ, «Швабе-Медиа» ҖЧҖ, «ОПК» АҖ, «Ульяновск патрон заводы» АҖ, «Казан ГКПЗ» ФҖК тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International