Олег Коробченко Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында булды һәм илдәге җир тетрәүләргә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

2023 елның 10 феврале, җомга

Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Ул җир тетрәүләрнең фаҗигале нәтиҗәләренә бәйле рәвештә бөтен Төркия халкының тирән кайгысын уртаклашты.  Министр зыян күрүчеләрне кызгану сүзләрен, Төркиядә кабул ителгәнчә, кайгы уртаклашу китабында калдырды.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә җир тетрәүдән зыян күргән Төркия халкы өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырырга кушкан иде. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус счет булдырылды.

Реквизитлар:

*«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды*

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

исәп-хисап счеты: 40703810100020000999 «АК БАРС» БАНК ГАҖ

БИК 049205805

К/с 30101810000000000805

Түләүнең билгеләнеше: Төркия халкына ярдәм

Исегезгә төшерәбез, Генераль консуллыкта да шулай ук зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю оештырылган.  Монда палаткалар, җылыткычлар, одеяллар, өлкәннәрнең кышкы киемнәре һәм балалар киемнәре (яхшырак, яңа), йокы капчыклары, термослар, портатив зарядник — пауэрбанклар кабул ителә. Ярдәм итү пункты ял көннәрендә – 11,12 февральдә – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Адресы: Казан шәһәре, Горький ур., 23/27. Телефоны: 8 (843) 299-53-10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International