Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
Башта ул 2022 ел нәтиҗәләре турында хәбәр итте һәм 2023 елга бурычларны билгеләде. Узган ел сәнәгый җитештерү индексы 106,6% тәшкил иткән, төяп җибәрү күләме – 4,6 трлн сум.
«Бу хезмәт коллективларының, республика җитәкчелегенең Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендәге киеренке эше һәм ил җитәкчелегенең зур ярдәме нәтиҗәсе. Без алга таба да федераль үзәк ярдәменә өметләнәбез», – диде ул.
2023 елга куелган бурычлар арасында министр нефть чыгару дәрәҗәсен саклап калуны, эшкәртү дәрәҗәсен 6% күләмендә арттыруны, Түбән Камада нефть эшкәртү проектларын гамәлгә ашыруны, катализаторларны, өстәмәләрне һәм реагентларны импортлауны һәм башкаларны атады. Нефть-газ химиясендә – полимер чималны эшкәртү күләмен 40% кадәр арттыру.
Машина төзелешендә кимендә 50 мең йөк машинасы, 10 мең җиңел коммерция автомобиле, 100 вертолет чыгару планлаштырыла.
Олег Коробченко республикада станоклар төзү буенча инжиниринг үзәге булдырырга тәкъдим итте. «Күпчелек предприятияләр чит ил җиһазларына чиктән тыш бәйлелекне саклыйлар. Шуңа күрә без Татарстанда станоклар төзелешен үстерү буенча эш башладык. Быел без 30 станок җыярга планлаштырабыз. 2025 елга – модель рәтен киңәйтү һәм җитештерүне локальләштерүне 90% кадәр тәэмин итү. Моңа ышанучылар аз, әмма булдырырбыз дип уйлыйбыз», – диде министр.
Ул шулай ук Иннополис базасында пилотсыз технологияләр буенча фәнни-җитештерү үзәге булдырырга тәкъдим итте.
«Без республикада компетенцияләр тупланган тармакларга гына игътибар итмибез. Без шулай ук зур үсеш потенциалы булганнарга да карыйбыз. Бу – агач эшкәртү һәм җиңел сәнәгать. Ләкин бу тармакларда чимал проблемалары бар. Әзер продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен чималны республикада җитештереп була. Мәсьәләне хәл итүнең бер варианты – тиз үсә торган каен үстерү. Җиңел сәнәгать өчен үсеш нокталары – җитен һәм техник киндер үстерү, шулай ук синтетик җепләр ясау өчен чимал җитештерү», – диде ул.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында һәр тармакта фән, дәүләт һәм предприятиеләрне берләштереп кластер моделе үсә.
«Әгәр без алга китеш телибез икән, сәнәгать үсешенә, яңа производстволар булдыруга предприятиеләр, республика һәм ил бюджетында акча салынырга тиеш. Шул вакытта без илгә технологик яктан бу катлаулы вакытта җиңәргә ярдәм итәчәкбез», – дип йомгаклады ул.
Докладның тулы текстын сайтта укыгыз: https://mpt.tatarstan.ru/materiali-k-itogovoy-kollegii-ministerstva-6570509.htm