Яңа структураның Директорлар советы рәисе итеп Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сайланды. «ТР СҮФ» АҖ генераль директоры итеп Марат Бохараев билгеләнде.
»Предприятиеләр өчен бик күп ярдәм төрләре бар, һәм «ТР СҮФ» АҖ бурычы – республика компанияләре өчен дәүләт ярдәменең барлык чаралары буенча бердәм тәрәзә булдыру, шул исәптән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм башка федераль үсеш институтлары программалары буенча да. «ТР СҮФ» АҖ тагын бер функциясе – сәнәгать өчен инфраструктура үсешенә ярдәм итү, аерым алганда, «ТР СҮФ» АҖнең сәнәгать ипотекасы программасын гамәлгә ашыруда катнашуы карала», – диде Марат Бохараев.
«Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды» АҖ «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» АҖнең варисы булып тора, шуңа күрә тышкы икътисадый эшчәнлек мәсьәләләре дә яңа структура орбитасында калачак. Ә бу – яңа логистика маршрутларын эшләү, экспорт базарларын эзләү, параллель импорт буенча җиһазлар белән тәэмин итүне оештыру һәм башка бурычлар.
Федераль СҮФ региональ операторы функцияләрен Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды дәвам иттерәчәк.