Барлык салым түләүчеләр дә 2023 елның 1 гыйнварыннан үзләренең салым йөкләмәләрен бердәм салым счеты аша башкара.
БСС – казначылыкта ачылган салым түләүче счеты, анда аның салым бурычлары да, аларны үтәү (түләү) исәбенә күчерелә торган акчалары да чагылдырыла.
Салым органнары тарафыннан идарә ителә торган барлык түләүләр Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсендә ачылган аерым казначылык счетына түләнергә тиеш. Бу счет салым түләүченең исәпкә куелу урынына яки салым салу объектының урнашу урынына карамастан кулланыла. Түләү өчен реквизитлар белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Бердәм салым счеты» промо-битендә танышырга мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык салым түләүчеләрне 2023 елның февралендә территориаль салым органнарында планлаштырылган бердәм салым счеты аша салым түләүгә багышланган семинарларда катнашырга чакыра. Үткәрү графигы әлеге сылтама буенча.
Чарада катнашучыларга бердәм салым счетының нәрсә икәнлеге һәм аның нинди өстенлекләре булуы турында сөйләячәкләр; мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибе һәм сроклары ничек үзгәргән; мәҗбүри түләүләр ничек исәпкә алына һәм бүленә; салымнар буенча бердәм хисап сальдосы ничек формалаша – шулар хакында сүз барачак.