ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер– министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов химия һәм нефть химиясе сәнәгате ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:

Хөрмәтле химия тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Чын күңелдән республиканың химия һәм нефть химиясе тармагы предприятиеләре  ветераннарын һәм хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре – Химик көне белән тәбрик итәм!

Республикабыз өчен нефть химиясе комплексының әһәмияте зур. Аның җитештерү һәм кадрлар потенциалы – Татарстанның гына түгел, бөтен Россия Федерациясе нефть химиясе комплексының горурылыгы. 

2014  елның 21 маенда Казан вертолет заводында бөтенроссия һөнәри осталык буенча тармак бәйгесе катнашучыларын каршы алды.

Кисү белән металлны эшкәртү буенча инженер–технологлар арасында һөнәри осталык буенча бөтенроссия тармак бәйгесе “КВЗ” ААҖ базасында төп инженерлык белгечлекләренең абруен үстерү, җитештерүчәнлекне технологик яктан тәэмин итүдә алдынгы тәҗрибәләр  куллану һәм алар белән уртаклашу һәм инженерлар–технологларның туктаусыз һөнәри осталыкларын үстерүдә ярдәм итү максаты белән оештырылды. 


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 23 маенда Түбән Кама шәһәренең “Нефтехимик” Боз Сараенда Химик көне билгеләп үтеләчәк.Әлеге тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов , Татарстан Дәүләт Советы Председателе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия химиклар Союзы Президенты Виктор Иванов, Россия химия сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзы Председателе Александр Ситнов, Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, республика нефтегазохимия комплексы оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары һәм укучылары, россия һәм республика күләмендә үткән олимпиада җиңүчеләре, республиканың иң яхшы химия укытучылары катнашты.     

2014 елның 22 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов җитәкчелегендәге делегация XVIII Петербург халыкара икътисадый форумы эшендә катнашачак. Делегация составында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов да бар.

 Форумда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашачак.

 XVIII Петербург халыкара икътисадый форумының темасы:”Үзгәрешләр чорында ышанычны ныгыту”.

Форум эшендә 62 дәүләттән 100дән артык рәсми делегация, 450 әйдәп баручы россия компанияләре һәм 150 дөньякүләм компания вәкилләре катнашуы да көтелә.


21
май, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 21 маенда Ачык Акционерлык Җәмгыяте “Яшел Үзән Горький

исемендәге завод”ында 22100 проектлы “Океан”исемле баш чик буен саклау кораблен суга төшерү вакыйгасы булып узды. Бу тантаналы чарада Россиянең  Федераль Куркынычсызлык Хезмәте Чик буе хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомствалары вәкилләре, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчеләре, ААҖ“Ак Барс” Холдинг компаниясе дә катнашты.

Чик буен саклау “Океан”корабле яңа буын проекты корабле. Проектны Санкт-Петербург шәһәренең “ЦМКБ «Алмаз» Ачык Акционерлык Җәмгыяте эшләп чыгарган. Россия тарихында бу проект диңгез чик буе таләпләренә тулысынча туры килгән беренче мондый төр корабль.

2014 елның 20 маенда WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, WorldSkills International  президенты Саймон Бартли, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты. 

Татарстан WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында гомуми командалар зачетында беренче урынны яулады. Икенче урында-Мәскәү, өченче урында-Свердловск өлкәсе. 


19
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 19 мае – Татарстанда Матбугат көне. Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
2014 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы җитәкчеләренең вәкилләренә һәм хезмәт коллективына кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
2014 елның 16 маенда “WorldSkills Russia-2014” II милли чемпионаты узды. WorldSkills Russia – 2014" һөнәри осталыкның икенче илкүләм чемпионаты ачылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм укыту оешмалары вәкилләре катнашты.

16
май, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Стратегик инициативалар агентлыгының бизнес инициативаларын алга сөрү Клубы лидерлары белән булган очрашуында катнашты. Очрашу барышында Россия һәм Татарстанда инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International