ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елныц 29 маенда Горький исем. Зеленодольск заводы”нда  21631 проектының кече ракеталы корабль корпусына нигез салу тантанасы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Р
оссия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Хәрби диңгез флотының кораллану буенча башкомандующие урынбасары, контр-адмирал Виктор Бурсук, “Горький исемендәге Зеленодольск  заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

Хөрмәтле кунаклар һәм ветераннар булачак корабль корпусына такта куйдылар. Шулай ук “Горький исем. Зеленодольск заводы”ның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. 

2014 елның 28 маенда Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания Корольлегенең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер катнашында "Данфосс" - Татарстан тәҗрибәсе һәм мисаллары"  энергия саклау технологияләре буенча конференция узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дания энергияне  һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә лидер булып тора,  бу конференцияне үткәрү хакында Давоста икътисадый форум кысаларында килешенгән иде”, дип билгеләде президент. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы 15 елда кабул ителгән һәм гамәлгә куелган программалар, шул исәптән "Danfoss" компаниясе белән берлектәгесе, тиешле нәтиҗә бирде. 3 елда энергияне саклау проектларына федераль һәм республика бюджетыннан, шулай ук товар җитештерүчеләр тарафыннан 16 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән, энергияне саклау өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләү гамәлгә ашырылган. 


28
май, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Наше время – Безнең заман» II эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивален әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчеләре,  Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы, «Созвездие – Йолдызлык» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларның яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты. 

2014 елның 27 маенда “Ford Sollers” заводында яңартылган 30 меңенче Ford Transit автомобиле  эшләп чыгарылды.

Бу – тәгәрмәч күчәре һәм кузовы гадәттәгедән озынрак, дизель белән эшли торган 2,2 литр сыешлы, 155 ат көченә ия Duratorq двигательле, гомуми массасы 4,6 тонна булган ак төстәге тоташ металл фургон машина.

“Тransit” моделе Алабуганың “Ford Sollers” заводында 2012 елдан бирле җитештерелә. Агымдагы елның икенче яртысында компаниянең  Алабугадагы заводында яңа буын моделе җитештерелә башланачак.

“Ford Transit”– Татарстанда Ford маркалы башка автомобильләрне күпләп  җитештерүне башлап җибәргән беренче автомобиль. 

2014 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы  делегациясенең Кытайга сәфәренә   һәм Петербургның халыкара инвестицион  форумында катнашуга йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов искәртеп үткәнчә, 20 майда Шанхайга сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуында катнашты.


27
май, 2014 ел
сишәмбе

2014  елның 26 маенда Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе Татарстан икътисадына ничек йогынты ясаганлыгы турында сөйләштеләр.

          Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Сәүдә буенча сөйләшүләр департаменты директоры Максим Медведков катнашты.

2014 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан Республиксы делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумда катнашты. Форум эшендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  да катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләгәнчә, форум эшендә 62 илдән 100 артык рәсми делегация, 150 эре халыкара  һәм  450 әйдәп баручы Россия компаниясе катнашты.

Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың министлыклар һәм ведомстволар, машина төзелеше һәм нефть, газ, химия комплексының эре сәнәгать  предприятиеләре җитәкчеләре керде. 

2014 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе рәсми делегациясенең Шанхайга визиты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән булган очрашуда катнашты.

Владимир Путин һәм  Си Цзиньпин барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Хунань провициясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни- техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды.  Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хунань провинциясе губернаторы Ду Цзяхао имзаладылар.

Равил Зарипов билгеләгәнчә, “2013 елның нәтиҗәләре буенча Кытай белән Татарстан арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 356,9 млн. долл. тәшкил итте һәм алга таба да ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар. Татарстан Кытайның регионнары белән машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, индустриаль парклар булдыру, юл төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә кооперацияне киңәйтүдә кызыксына”. 


26
май, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химик көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Түбән Кама шәһәрендә республика масштабында бәйрәм үткәрү турында Татарстан Республикасы Президенты 2013 елда карар кылган иде.

“Нефтехимик” боз сараенда узган тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Химия сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри берлеге рәисе Александр Ситнов, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.

23
май, 2014 ел
җомга

2014 елның 23 маенда Казан вертолет заводы Ми-8/17  гаиләсенең 7500 вертолетын чыгарды. Ми-8МТВ-5 хәрби- транспорт вертолеты контракт нигезендә Россиянең Хәрби – һава көчләренә тапшырылачак.
Ми-8/17
гаиләсенең вертолетлары универсальлеге һәм югары очу- техник билгеләре аркасында – лидерлар. Хәзерге вакытта 12 мең вертолет чыгарылган, алар дөньяның 100 артык иленә тапшырылды. Бүгенге көндә “Казан вертолет заводы”нда өч төп модификацияле вертолетлар җитештерүе бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International