Татарстан WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында гомуми командалар зачетында беренче урынны яулады

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

2014 елның 20 маенда WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, WorldSkills International  президенты Саймон Бартли, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты. 

Татарстан WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында гомуми командалар зачетында беренче урынны яулады. Икенче урында-Мәскәү, өченче урында-Свердловск өлкәсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International