“Океан”исемле чик буен саклау кораблен суга төшерү вакыйгасы булып узды

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

2014 елның 21 маенда Ачык Акционерлык Җәмгыяте “Яшел Үзән Горький

исемендәге завод”ында 22100 проектлы “Океан”исемле баш чик буен саклау кораблен суга төшерү вакыйгасы булып узды. Бу тантаналы чарада Россиянең  Федераль Куркынычсызлык Хезмәте Чик буе хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомствалары вәкилләре, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчеләре, ААҖ“Ак Барс” Холдинг компаниясе дә катнашты.

Чик буен саклау “Океан”корабле яңа буын проекты корабле. Проектны Санкт-Петербург шәһәренең “ЦМКБ «Алмаз» Ачык Акционерлык Җәмгыяте эшләп чыгарган. Россия тарихында бу проект диңгез чик буе таләпләренә тулысынча туры килгән беренче мондый төр корабль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International