2014 елның 21 маенда Казан вертолет заводында бөтенроссия һөнәри осталык буенча тармак бәйгесе катнашучыларын каршы алды.
Кисү белән металлны эшкәртү буенча инженер–технологлар арасында һөнәри осталык буенча бөтенроссия тармак бәйгесе “КВЗ” ААҖ базасында төп инженерлык белгечлекләренең абруен үстерү, җитештерүчәнлекне технологик яктан тәэмин итүдә алдынгы тәҗрибәләр куллану һәм алар белән уртаклашу һәм инженерлар–технологларның туктаусыз һөнәри осталыкларын үстерүдә ярдәм итү максаты белән оештырылды.
Бәйгедә белгечләр ике категориягә бүленеп катнаштылар: 18–29 яшькә кадәр һәм 30 яшьтән соң. Конкурсантлар практик һәм теоретик биремнәр үтәделәр. Алар түбәндәге параметралар буенча билгеләнде: сыйфат һәм технологик процессның тулылыгы, ГОСТ, ОСТ кагыйдәләрен куллану һәм оештыру, эшләнү процессның вакыты.
“КВЗ” ААҖ үткән һөнәри осталык бәйгесе нәтиҗәсендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
“Кисү белән металлны эшкәртү буенча иң яхшы иженер технолог” номинациясендә (30 яшькә кадәр)
1. 1 урын – Ефимов Дмитрий (“Казан вертолет заводы” ААҖ)
2. 2 урын – Синица Виктор (“Роствертол” ААҖ)
3. 3 урын – Чикуров Евгений (“Сарапул электрлы генератор заводы”)
“Кисү белән металлны эшкәртү буенча иң яхшы иженер технолог” номинациясендә (30 яшьтән соң)
1. Петровских Любовь («ЛЕПСЕ» электр машина төзелеше заводы)
2. Вастьянова Елена (Чкалов исем. Новосибирск заводы, “Сухой”компаниясе ААҖ филиалы)
Черницын Андрей (“Пландин П.И. исем. Арзамас приборлар төзү заводы”)