Татарстан делегациясе XVIII Петербург халыкара икътисадый форумда катнашачак

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 22 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов җитәкчелегендәге делегация XVIII Петербург халыкара икътисадый форумы эшендә катнашачак. Делегация составында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов да бар.

 Форумда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашачак.

 XVIII Петербург халыкара икътисадый форумының темасы:”Үзгәрешләр чорында ышанычны ныгыту”.

Форум эшендә 62 дәүләттән 100дән артык рәсми делегация, 450 әйдәп баручы россия компанияләре һәм 150 дөньякүләм компания вәкилләре катнашуы да көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International