Һөнәри бәйрәм– Химик көне белән тәбрикләү!

2014 елның 23 мае, җомга

Татарстан Республикасы Премьер– министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов химия һәм нефть химиясе сәнәгате ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:

Хөрмәтле химия тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Чын күңелдән республиканың химия һәм нефть химиясе тармагы предприятиеләре  ветераннарын һәм хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре – Химик көне белән тәбрик итәм!

Республикабыз өчен нефть химиясе комплексының әһәмияте зур. Аның җитештерү һәм кадрлар потенциалы – Татарстанның гына түгел, бөтен Россия Федерациясе нефть химиясе комплексының горурылыгы.

Татарстан Республикасы –Россиянең химия һәм нефть химиясе сәнәгатенең төп үзәкләренең берсе. Безнең республикада илебезнең химия һәм нефть химиясенең эре предприятиеләре эшли. Нәкъ менә безнең республикада Россиянең иң эре полиэтиленны, синтетик каучукны, поликарбонатларны, автомобиль шиналарын җитештерүчеләре урнашкан.

2013 елда  тармак предприятиеләре тарафыннан 530 млрд. сумлык продукция җитештерелгән һәм 17 млрд. сумлык салым түләнелгән.

Комплексны бөтен яклап үстерү– республика сәнәгать сәясәтенең төп приоритетларының берсе. Бүгенге көндә химия һәм нефть химиясе предприятиеләре яңа технологияләр кертеп, уникаль җитештерүләр кулланалар, инвестицион проектларны гамәлгә ашыралар. Кече тармак эшмәкәрлеге актив үсә, регионара кооперация киңәя, республикадагы тармакара элемтәләр ныгый.

Тармакның иц зур горурлыгы– хезмәткәрләр. Бүгенге көндә республиканың химия һәм нефть химиясе предприятиеләрендә 50 мең кеше эшли.

Хөрмәтле химия тармагы хезмәткәрләре! Сезнең ихтыярлы һәм югары квалификацияле хезмәтегез, кыен икътисадый шартларда җитештерү потенциалын саклап  кала алу  һәм үстерү аркасында, Татарстан Республикасы сәнәгать җитештерүнең күрсәткечләрен тотрыклы үсешен сакларга мөмкинлек бирә.

 Фәнни хезмәткәрләргә, вузлар һәм фәнни– тикшеренү институты  профессорларына һәм укытучыларына яңа заманча технологияләрне булдыру һәм аларны җитештерүгә кертү өчен рәхмәтләремне белдерәм.
Әлеге күркәм бәйрәм көнне республиканың  химия һәм нефть химиясе сәнәгатен үстерүдә планнарыгызның һәм проектларыгызның чынга ашуын телим. Ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын сезгә һәм сезнең якыннарыгызга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International