ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белән берлектә “Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисади чаралар күрү турында” Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6августында имзаланган №560 Указын үтәү максатларында, сәүдә челтәрендәге импорт продукциясен җирле җитештерүчеләр продукциясе белән алмаштыру максатында 2014 елның 22 августында сәгать 10.00 “Казан”Агросәнәгать паркы”нда (Казан шәһәре, Аграр урамы, 2 йорт) республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күргәзмәсен үткәрәләр.

Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, Татарстан Республикасы территориясендә эшләгән сәүдә предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре җитәкчелеге катнаша.

20
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 19 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Равил Зарипов рәислегендә Татарстанда машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Равил Зарипов ассызыклаганча, “машина төзелеше –Татарстан Республикасының икътисадның төп өлкәләренең берсе. Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше – республиканың социаль–икътисадый торышын һәм сәнәгатьнең үсеш дәрәҗәсен билгели торган стратегик юнәлешләрнең берсе”.

2014 елның 23 сентябрендә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итүнең тантаналы чарасы узачак.

Бәйрәм программасында Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, машина төзелеше предприятиеләренең ветераннары һәм хезмәт коллективлары вәкилләре, Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләренең укытучылары һәм студентлары катнашачалар.

  2014 елның 19 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстанның нефть, газ, химия форумын үткәрүнең оештыру мәсьләләре каралды.

  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 3–5 сентябрендә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның нефть, газ, химия форумы узачак. 


19
август, 2014 ел
сишәмбе

2015 елда яңа Ford Fiesta автомобиле Чаллының модернизацияләнгән Ford Sollers заводында җитештереләчәк. Яңа Ford Fiesta Ford Sollers заводының Ford EcoSport  артыннан җитештерүгә бастырылган унберенче моделе булачак.

Әлеге модель локализациянең югары процентына ия булачак, ә 2016 елдан Алабугада җитештерелгән двигательләр белән тәэмин ителәчәк. Яңа Ford Fiesta алгы технологияләр белән, шул исәптән, автоматик туктау системасы һәм тавыш белән идарә итү Ford SYNC мультимедия системасы белән яңартылачак.

2014 елның 18 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында көнкүреш коррупциясе мәсьәләләре каралды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татрстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелеге катнаштылар.

Республика башлыгы әйтүенчә, коррупция тәшкилиятен кисәтүдә һәм көнкүреш ришвәтчелек факторларын (сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге коррупция) киметүдә иң мөһиме – хәбәрдарлык. Хакимият эшчәнлеге ачыклылыгын тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтелгәндә процедураларны җиңеләйтү максатында, Татарстанда югары технологияләр актив кертелә. Әйтик, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын булдыру (https://uslugi.tatar.ru) көнкүреш коррупциясен киметүгә сизелерлек тәэсир итте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, “Халык контроле” порталы да көнкүреш ришвәтчелеге кимүгә җитди тәэсир итте. Анда 23 мең гариза бар, шуларның 14 меңе инде хәл ителгән, тагын 4 меңе буенча эш  планлаштырылган.

18
август, 2014 ел
дүшәмбе

2014  елның 15 августында Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы) «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер –министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының рәсми вәкилләре, предприятиеләр җитәкчелеге, республиканың муниципаль районнары башлыклары,  муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнарының  җитәкчеләре, вузларның ректорлары, республиканың  мәктәп  һәм училище директорлары  катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, пленар утырышның темасы Татарстан үсешенең стратегик юнәлешен гамәлгә ашыруга турыдан-туры бәйле, конкурентлыкка сәләтлелекне һәм халык тормышы дәрәҗәсен үстерүгә бәйле. Татарстан – федерациянең динамик үсә торган инновацион субъектларының берсе, Россия Инновацион регионнар ассоциациясенә керә.

15
август, 2014 ел
җомга

«Finnair»  компаниясе “Хельсинки-Казан-Хельсинки” яңа маршрут ача. Әлеге маршрут буенча самолетлар 2014 елның 18 августыннан оча башлый. Рейслар «Flybe Finland» авиакомпаниясе тарафыннан Embraer E90 самолетында атнага өч тапкыр булачак. Юлдагы вакыт – 2 сәгать 30 минут.

Казаннан рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Казаннан китү вакытыт – 4:25, Хельсинкага төшү вакыты – 6:05. 

Хельсинкадан китү вакыты – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 23:55  сәгатьтә, Казанга төшү вакыты – иртәнге сәгать 3:25.

Казан белән Хельсинки арасындагы һава элемтәсен оештыру  Татарстан Республикасы сәнәгате һәм икътисадый потенциалы үсешенә стимул, Татарстан белән Финляндия хезмәттәшлеген ныгытуга этәргеч булып тора. 

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 13–14 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың машина төзелеше өлкәсенең әйдәп баручы вәкилләре Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә “Россия” күргәзмә комплексы территориясендә  узучы “Машина төзелешендә технологияләр –2014” («ТВМ-2014») III халыкара форумында катнашалар.

«ТВМ-2014»  форум эшендә  ил җитәкчелеге, федераль һәм региональ министрлыклар, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы фәнни һәм сәнәгать предприятиеләре һәм белем бирү учрежденияләре вәкилләре катнаша.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 12 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиковның Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында анда катнашучылар, Төркия Президенты вазыйфасында Рәҗәп Эрдоган Россия – Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек үсешен хуплар, дигән ышаныч белдерделәр.

12
август, 2014 ел
сишәмбе

2014  елның 11 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан вертолет заводының яңа буяу–төзекләндерү цехында булдылар.
Яңа цехта заманча җиһазлар урнаштырылган, шул исәптән җиде буяу-киптерү камералары, вертолетлар өслеген буяуга әзерләү бокслары, буяу эшләрен алып барганда температура-дымлылык режимын автоматлы рәвештә тәэмин итүче җиһазлар.

Буяу производствосын төзү һәм җиһазлау 467 млн. сумга төшкән. Инвестицияләр үткәрү мөмкинлеген бер ярым мәртәбә арттырырга мөмкинлек биргән, вертолетны буяу вакыты 9 тәүлектән биш тәүлеккә хәтле кыскарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International