Форумда Татарстанның нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре каралачак

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

       2014 елның 19 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстанның нефть, газ, химия форумын үткәрүнең оештыру мәсьләләре каралды.

            Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 3–5 сентябрендә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның нефть, газ, химия форумы узачак.

Әлеге Форум программасы кысаларында “Нефть, газ. Нефть химиясе” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”, «Пластик & каучук» махсуслаштырылган күргәзмәләр,  «GEO-КАЗАН: Геолого¬разведка. Геодезия. Картография» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үткәреләчәк.

 Бай эшлекле программа кысаларында төзелештә һәм юл төзелешендә республиканың химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны арттыру мәсьләләре буечна  түгәрәк өстәлләр, конференцияләр узачак.

Шулай ук нефть, газ, химия өлкәсе предприятиеләре белгечләренең  эшлекле очрашулар булачак һәм “Иң яхшы экспонат, проект яки техник карар” бәйгесе үткәреләчәк.

  Форум Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International