Казанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең,сәүдә челтәрләре катнашында, продукция күргәзмәсе булачак

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белән берлектә “Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисади чаралар күрү турында” Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6августында имзаланган №560 Указын үтәү максатларында, сәүдә челтәрендәге импорт продукциясен җирле җитештерүчеләр продукциясе белән алмаштыру максатында 2014 елның 22 августында сәгать 10.00 “Казан”Агросәнәгать паркы”нда (Казан шәһәре, Аграр урамы, 2 йорт) республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күргәзмәсен үткәрәләр.

Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, Татарстан Республикасы территориясендә эшләгән сәүдә предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре җитәкчелеге катнаша.

Чараның максаты – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпләп һәм ваклап сату итүче предприятиеләренең хезмәттәшлек итү перспективаларын билгеләү. Күргәзмәне үткәрү кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре арасында сөйләшүләр оештырылачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International