Сабада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

2014  елның 15 августында Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы) «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер –министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының рәсми вәкилләре, предприятиеләр җитәкчелеге, республиканың муниципаль районнары башлыклары,  муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнарының  җитәкчеләре, вузларның ректорлары, республиканың  мәктәп  һәм училище директорлары  катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, пленар утырышның темасы Татарстан үсешенең стратегик юнәлешен гамәлгә ашыруга турыдан-туры бәйле, конкурентлыкка сәләтлелекне һәм халык тормышы дәрәҗәсен үстерүгә бәйле. Татарстан – федерациянең динамик үсә торган инновацион субъектларының берсе, Россия Инновацион регионнар ассоциациясенә керә.

ТР Президенты сүзләренчә, бүген төбәк һәм ил икътисадының тизәйтелгән үсешен тәэмин итәрлек яңа буынны тәрбияләү һәм әзерләүгә игътибарны юнәлдерергә кирәк, республикада иң алдынгы технологияләрне кулланып, эшкә иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп һәм әзерләп, дөнья трендларын исәпкә алырга  тиешбез.

“Югары дәрәҗәдәге белгечләрне әзерләү мәсьәләсе бөтен мәгариф өлкәләрен кагылырга тиеш – балалар бакчасы һәм авыл мәктәбеннән эш бирүчеләрнең актив катнашында федераль университетка хәтле”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International