Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышы

2014 елның 19 августы, сишәмбе

2014 елның 18 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында көнкүреш коррупциясе мәсьәләләре каралды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татрстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелеге катнаштылар.

Республика башлыгы әйтүенчә, коррупция тәшкилиятен кисәтүдә һәм көнкүреш ришвәтчелек факторларын (сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге коррупция) киметүдә иң мөһиме – хәбәрдарлык. Хакимият эшчәнлеге ачыклылыгын тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтелгәндә процедураларны җиңеләйтү максатында, Татарстанда югары технологияләр актив кертелә. Әйтик, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын булдыру (https://uslugi.tatar.ru) көнкүреш коррупциясен киметүгә сизелерлек тәэсир итте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, “Халык контроле” порталы да көнкүреш ришвәтчелеге кимүгә җитди тәэсир итте. Анда 23 мең гариза бар, шуларның 14 меңе инде хәл ителгән, тагын 4 меңе буенча эш  планлаштырылган.

Коррупцияне профилактикалау һәм аны көнкүрештә киметүгә таба кулланылган чараларага карамастан, халыктан шикаятьләр килү дәвам итә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.  Рөстәм Миңнеханов 2013 елда “Общественное мнение” иҗтимагый фонды уздырган социологик сорашып белешүләр нәтиҗәсендәге мәгълүматларны китерде: Россиядә көнкүреш ришвәтчелек базарының еллык күләме 227 млрд. сум тәшкил итә.

Республикада көнкүреш ришвәтчелек фактларына һәр бишенче граждан дучар була, дип белдерде, социологик сорашып белешүләр мәгълүматларына нигезләнеп, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, көнкүреш өлкәләрдәге ришвәтчелек белән көрәштә иҗтимагый оешмалар ролен көчәйтү мөһим, шулай ук коорупцияне киметүгә юнәлтелгән чараларның ни сәбәпле җитәрлек булмавын ачыклау да мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International