2014 елның 9 августында Казан авиация заводында “Мин һаваны сайлыйм!” бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе ерак авиациясе командующие Игорь Хворов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе башкарма вице-президенты Александр Туляков, авиатөзелеш предприятиеләре җитәкчелеге һәм хезмәт коллективлары, студентлар һәм мәктәп укучылары, республика һәм Казан халкы һәм кунаклары катнашты. Бәйрәм авиазаводның очу кырында беренче тапкыр уза.
Бәйрәмнең рәсми ачылышында кунакларны сәламләп, Илдар Халиков бәйрәм белән котлады, авиация предприятиесе һәм белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. “Казан өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле, чөнки монда берничә буын авиатөзүчеләр яши”,- дип ассызыклады ул. Аның әйтүенчә, бүген Татарстанның авиация тармагы предприятиеләре үсеш ала, һәм вакытында, төгәл үтәлеп барган яхшы заказларга ия”. Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков Татарстанның авиатөзелеш алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.2014 елның 9 августында Петропавловск–Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатск крае арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатск крае губернаторы Владимир Илюхин куйдылар.
Килешү транспорт, төзелеш, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану, югары технологияләр, туризм, мәгариф, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәләрендә хезмәттәшлек итүне күз алдында тота.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия регионнары арасында хезмәттәшлекне үстерү мөһим. Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, Татарстанның урта һәм кече бизнеска ярдәм өлкәсендә, индустриаль һәм технопарклар булдыруда үзенең җитди эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе бар. Шулай ук республика Камчатск крае белән IT өлкәсендә эшләнмәләр белән уртаклашачак.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2014 елның 9 августында “Туполев” ААҖ филиалы С.П.Горбунов исем. Казан авиация заводының «Борисоглебское» аэродромы территориясендә (Дементьев ур.,1) “Мин һаваны сайлыйм!” ел саен уздырыла торган авиация бәйрәме узачак.
Авиация бәйрәмен уздыру максаты – балалар һәм яшьләр арасында техник белгечлекләрне популярлаштыру.
2014 елның 6 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай аэрокосмос фәне һәм сәнәгате корпорациясе (CASIC) делегациясе белән һәм аның “Aerosun” бүлендек компаниясе делегациясе белән булган очрашуда катнаштылар.
Татарстан Президенты Россия белән Кытай Халык Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр әһәмиятенең арта баруын ассызыклады һәм республика җитәкчелегенең Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләгәнен раслады.2014 елның 6 августында “Россия авиациясендә һәм ракета–космик сәнәгатендә фәнни эшләнмәләрне булдыру һәм реализацияләү процессында нәтиҗәле карарлар эзләү” VII халыкара фәнни–гамәли конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, авиация сәнәгате тармагының Россия һәм чит илләр предприятиеләре, конструктор бюролары, фәнни институтлары җитәкчеләре катнашты
Конференциядә катнашучыларын сәлампләп, пленар утырышның
модераторы Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “конференция эшендә авиация тармагының иң эре предприятиеләре, кече һәм зур авиация белгечләре, авиация тармагының ветераннары, студентлар, яшьләр һәм яшь галимнәр катнаша. Фәнни–гамәли конференция кысаларында авиация тармагының актуаль мәсьәләләре каралачак. Авиация сәнәгате вәкилләре, тармак һәм вуз вәкилләре яңа эшләнмәләр һәм технологияләр, инновацион продукция белән танышачаклар”.2014 елның 5 августында Казанда “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан – 2014” VII махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “ОАК” ААҖ Президенты Михаил Погосян, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының стратегик үсеш департаменты директоры Василий Осьмаков, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Россиянең космонавтика Федерациясе вице–президенты Александр Александров катнашты.
Күргәзмәдә Россия регионарыннан һәм 11 чит илдән 100дән артык компанияләр катнаша.2014 елның 5 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университет ректоры Анатолий Александров белән булган очрашуда мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник универститеты ректоры Альберт Гыйлметдинов катнаштылар.2014 елның 5–8 августында Казанда “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан – 2014” VII махсуслаштырылган күргәзмә, “ Россия авиациясендә һәм ракета–космик сәнәгатендә эшләп чыгару процессында һәм реализацияләүдә нәтиҗәле карарлар эзләү” халыкара фәнни–гамәли конференция ачылды.
Күргәзмәне һәм конференцияне үткәрү максаты – авиация һәм ракета–космик техникасын эшләп чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнгән предприятиеләрнең һәм оешмаларның фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерү, предприятиеләр һәм фәнни оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, инновацион эшчәнлекне активизацияләү, эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру.