2015 елда Татарстанның Ford Sollers заводында яңа Ford Fiesta җитештереләчәк

2014 елның 19 августы, сишәмбе

2015 елда яңа Ford Fiesta автомобиле Чаллының модернизацияләнгән Ford Sollers заводында җитештереләчәк. Яңа Ford Fiesta Ford Sollers заводының Ford EcoSport  артыннан җитештерүгә бастырылган унберенче моделе булачак.

Әлеге модель локализациянең югары процентына ия булачак, ә 2016 елдан Алабугада җитештерелгән двигательләр белән тәэмин ителәчәк. Яңа Ford Fiesta алгы технологияләр белән, шул исәптән, автоматик туктау системасы һәм тавыш белән идарә итү Ford SYNC мультимедия системасы белән яңартылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International