Татарстан Республикасына Швейцария бизнес даирәләре делегациясенең визиты

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 22-23 октябрендә Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Хельг җитәкчелегендә Швейцария делегациясенең Татарстан Республикасына визиты уза.
Швейцария делегациясе составында - 9 бизнес-делегациясе әгъзалары, шул исәптән, Россия/ ББД Швейцариянең Берләшкән Сәүдә Палатасы һәм Швейцариянең машина төзелеше, электр һәм металл эшкәртү сәнәгате Ассоциациясе вәкилләре.
Визит кысаларында Швейцария делегациясе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу барышында эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасының Сәүдә - сәнәгать палатасында Швйцариянең һәм Татарстан Республикасының эшмәкәрлек даирәләре катнашында бизнес- форум узды.
Татарстан Республикасына визиты кысаларында Швейцария делегациясе вәкилләре “Казан вертолет заводы” ААҖ һәм “КАМАЗ” ААҖ барачаклар, «КИП-Мастер» индустриаль паркы һәм «Алабуга» МИЗ эшчәнлекләре белән танышачаклар.
Мәгълүмат өчен:
2013 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән Швейцария арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 35,7 млн. долл., ә 2014 елның гыйнвар- июнь айларында бу күрсәткеч 18,6 млн. долл. тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International