Россия Федерациясенең “Сәнәгатьне үстерү һәм конкурентлылык дәрәҗәсен күтәрү” дәүләт программасының ”Җиңел сәнәгать һәм халык сәнгать кәсепләре” кече программа чараларын гамәлгә ашыру кысаларында федераль пресс - центр булдырылды. Пресс - центрның максаты – коммуникацион программаны гамәлгә ашыру, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек алып бару, публикацияләр чыгару, эксперт һәм өйрәтү чараларын үткәрү.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы нигезендә коммуникацион программаны гамәлгә ашыру кысаларында коммуникацияләр һәм текстиль һәм җиңел сәнәгать маркетингы өлкәсендә ачык һөнәри осталык бәйгесе уздырыла. Бәйгенең максаты – текстиль һәм җиңел сәнәгать казанышларын үстерүдә бердәм мәгълүмати сәясәт формалаштыру.
Бәйге ике этапта уздырыла.
Бәйгенең беренче этабы – читтән торып уздырыла – катнашучылар бәйгенең 1 этабы биреме нигезендә үзләренең эшләрен Интернет челтәрендәге lprom.org. – бәйгенең махсус булдырылган мәйданчыгында урнаштыралар. Бәйгенең беренче этабына эшләр 2014 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә. Икенче этап (финал) 2014 елның ноябрендә Мәскәүдә уздырыла.
Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре белгечләрен Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә катнашырга чакырабыз.
Бәйге турында Нигезләмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгың рәсми сайтында “Мәгълүмат һәм статистика” бүлегендә урнаштырылган (“Төрле чараларда катнашырга тәкъдимнәр”): http://mpt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=446502