2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикаы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе ел саен уза торган “Ачык инновацияләр” форумында катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелеге вәкилләре керде.
Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Премьер- министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ли Кэцян чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов регионнарның технология үсеше приоритетларын билгеләүгә һәм уртак Россия-Кытай проектлары кысаларында халыкара хезмәттәшлеккә багышланган форумның губернаторлар сессиясендә чыгыш ясады.
Татарстан Президенты чыгышында республикада үсеш нокталары, аерым алганда, нанотехнологияләр турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, Россиянең 14 регионы инновацион регионнар ассоциациясенә берләште һәм федераль үзәк алдында үз мәнфәгатьләрен яклыйлар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада кластерлы үсеш буенча эш алып барыла, инжиниринг үзәкләр булдырыла. «Һәр регионның үз үсеш нокталары бар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең өчен ул - Кама җитештерү кластеры».
Аерым Татарстан Республикасы Президенты «Роснано» белән берлектә булдырылган Казандагы нанотехнологияләр үзәге әһәмиятен ассызыклады. Инновацион җитештерүләр арасында ул авиация сәнәгате өчен детальләр җитештерүче «Аэрокомпозит» компаниясен дә атады.