Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре каралды

2014 елның 17 октябре, җомга
2014 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры катнашында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге үз-үзен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү буенча уртак комиссия утырышы узды.
Утырышта “Ришвәтчелек турында Татарстан Республикасы халкының фикерен өйрәнү” Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комиссиясенең социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча мәгълүмати - аналитик материаллар, эшмәкәрлек өчен административ барьерлар киметү өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы кабул иткән чаралар, “көнкүреш өлкәләрендә коррупцияне киметүгә Татарстан Республикасында кабул ителгән чаралар” ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар каралады.
Утырышта катнашучылар шулай ук “Ришвәтчелеккә каршы көрәштә иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр роле” түгәрәк өстәл материаллары хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International