10 октября 2014 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту Көне” акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты - республиканың урман ресурсларын яңадан үстерү генә тәгел, бәлки гражданнарда урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын утыртылган агачларны саклау проблемаларына юнәлтү дә.
2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасы Уральск шәһәрендә “WestKazInvest 2014” бизнес-форум эшендә катнашаты.
Форум кысаларында предприятиеләрнең һәм инновацион проектларның күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре катнашты: «КАМАЗ» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» ААҖ, «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» ААҖ, «Казан электр-техник заводы» ААҖ, «Техстрой» ЯАҖ, Идел буе сыйфат үзәге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең информатика Институты, «БЕТАР» ҖЧҖ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ.“ПОЗиС” ААҖ (POZIS “Ростех” Дәүләт Корпорациясенең “Техмаш” ДК МҖК керә) 2014елның 9 ае эчендә, 2013 елның шул ук периоды белән чагыштырганда, җитештерү күләме 6,5% артты.
Суыткыч техникасын җитештерү күләме агымдагы елның өч кварталы эчендә, 2013 елның гыйнвар- сентябрь периоды белән чагыштырганда, 2% артты. Суыткыч техникасының экспортка җибәрү үсеше 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча - 34,6%, медицина суыткыч техникасы - 34% якын тәшкил итте.
2014 елның октябре башында Алабугадагы Ford Sollers заводы конвейрыннан 75-меңенче Ford автомобиле төште.
Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford автомобилен җыю 2012 елның гыйнварында башланды. Хәзерге вакытта предприятие Ford Transit, Ford Transit Custom һәм Ford Tourneo Custom, Ford Explorer, Ford Edge, Ford Kuga, Ford S-MAX, Ford Galaxy автомобилләрен җитештерә.