2014 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләгәнчә, бүгенге көндә Россия белән Кытай, шулай ук федерациянең бер субъекты буларак Татарстан һәм Кытай - икътисад һәм мәдәниятнең күп өлкәләрендә партнерлар булып тора. Бу процесста 1957 елда оешкан Россия - Кытай дуслыгы җәмгыяте зур роль уйный, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Кытай провинцияләре белән машина төзелеше, нефть-газ химиясе, сәнәгать, туризм, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итә.
Республикада Кытайның «Хайер» компаниясе белән уртак предприятие эшли, шулай ук Кытай белгечләре катнашында Татарстан икътисады өчен әһәмиятле булган "Аммоний" проекты гамәлгә ашырыла. Республиканың күп кенә вузларында Кытайдан килгән студентлар белем ала. Татарстан белән Кытайның спорт өлкәсендә дә уңышлы хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырылган.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, Татарстан ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур кызыксыну белдерә.
Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань әфәнде сүзләренчә, Кытай делегациясенең сәфәре үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген бирә. Без Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте эшчәнлеге кысаларында бу юнәлештә тагын да активрак роль уйнарга, Кытайның төрле провинцияләрендә Татарстан белән мөнәсәбәтләрне алга җибәрүгә әзер, - дип белдерде Чэнь Юань.