«ДАНАФЛЕКС-НАНО» компаниясе «ТехУспех-2014» рейтингы нәтиҗәләре буенча ун тизүсешле компанияләр рәтенә керде

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 15 октябрендә “Ачык инновацияләр” III Мәскәү халыкара инновацион үсеш форумы кысларында «ТехУспех»-2014 Милли рейтинг нәтиҗәләре билгеле булды.
Әлеге рейтингка соңгы өч ел дәвамында үз өлкәләрендә югары күрсәткечләр һәм үсеш темплары күрсәткән предприятиеләр һәм оешмалар керде. Рейтингта шулай ук фәнни тикшеренүләргә сарыф ителгән инвестицияләр күләме һәм инновацияләргә күчерелгән чыгымнар исәпкә алынды.
Рейтингның максаты – компанияләрне эчке һәм тышкы базар белгечләренә һәм эскпертларына да гына түгел, ә гади гражданнарга да – клиентлар һәм кулланучыларга таныту.
Үткәрелгән рейтинг нәтиҗәләре буенча, «ДАНАФЛЕКС-НАНО» ТОП-10 тиз үсешле компанияләр рәтенә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International